Нәтиҗәләр саны: 10934000 (18841306), эзләү 0.004 секунд барды

Эзләү нәтиҗәләре

  1. табак-савытларны юып, кичтән әзерләгән ризыкларны җылытып капкалап алгач, иртәнге базарга чыгып, кичә күреп калган җирдә авылдан бер әби тутырып китергән бик матур һәм йомшак ике мендәр кыстырып кердем. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
  2. Азат каршы килеп маташкан иде дә: «Мин кабат баш астыма таш салып йокларга разый түгел», - дигәч, бәхәсләшмәде, елмайды гына. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
  3. Ул үзе, гомер буе күчмә тормыш алып бару аркасында, һәртөрле уңай-сызлыкларга күнегеп беткән һәм аларга бик игътибар итми иде шикелле. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
  4. Аның бәдәне тимер кебек ныгыган, каткан, ә сөякчел кулларын ул көн саен кирпечнең тар ягына суга-суга чыныктыра икән. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
  5. Соңыннан, мин бик кызыксынгач, ул өр-яңа кызыл кирпечне, уч кырые белән сугып, урталай ярып күрсәтте. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
  6. Димәк, Азат үзен шулай чыныктыруны кирәк санаган. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
  7. Чит илләрдә, горбәттә йөргәндә, бәлки, кирәге дә чыккандыр. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
  8. Теге көнне мурзаевны хур итеп клубтан сөреп җибәргәч, кино караганда, Азат озын эскәмиядә ганҗә белән янәшә утыра. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
  9. «Мин ганҗәнең тән җылысын, чәчләренең исен тоеп исереп утырдым, - дип сөйләде Азат. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
  10. - Мин үземне бәхетле хис иттем … Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР